Аналыктагы хирургия өлкәсендә Россия белгечләре үз алымнарын эшләп чыгардылар һәм аны өйрәнү өчен операция бүлмәсеннән видеотрансляция белән «Гистероскопия һәм аналыктагы хирургия» дигән I Идел буе конференциясен оештырдылар. Ул 2015 елның 22 маенда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә булачак.
Конференциянең үзенчәлеге:
· ТР ССМ РКХнең операция бүлмәсеннән реаль вакыт тәртибендә трансляцияү;
· гистероскопияне уздыруның нәтиҗәле методикаларын тренажерларда эшкәртү;
· гистероскопия һәм аналыктагы хирургия практикасы буенча фикер алышу мөмкинлеге.
Конференция түбәндәге белгечләр өчен актуаль:
· хатын-кызлар консультацияләре һәм медицина үзәкләре амбулатор буынының табиблары акушер–гинекологлары,
· стационарларның гинекологлары,
· Казанның, Татарстан Республикасының һәм Идел буе регионнарның уролог-табиблары һәм башка кызыксынган белгечләре.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе;
Конференциядә катнашу шартларын http://amtec-kazan.com/pk адресы һәм 8 (843) 237 84 69 телефоны буенча күрергә була.
Моб. тел.: 8 987 411 21 27 – Васильева Ольга