Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән Казанда 9-айлык баланың үлем факты буенча экспертизага республика белән бергә Россиянең башка регионнарының белгечләре тартылачаклар

2015 елның 10 апреле, җомга
ТР сәламәтлек саклау министрның вазыйфасын башкаручы С.А.Осиповның кушуы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда 9-айлык баланың үлем факты буенча хезмәт тикшерүе башлады. Тикшерү нәтиҗәләренең объективлыгын тәэмин итү һәм үлемнең соңгы сәбәбен ачыклау максатында, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика белән бергә Россиянең башка регионнарының белгечләрен тарту турында карар кабул итте. Тикшерү нәтиҗәләре Республика Министрлыгының координация советында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International