2015 елның 14 апрелендә «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОда мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына туры китерелгән Милли Донор көнен бәйрәм итү булачак.
Чараның оештыручылары – «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы, «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОсы; Татарстан Республикасының «Без…» яшьләр хәрәкәте белән гамәлгә ашырылучы «Мин – ТР доноры» проекты.
Милли Донор көнен бәйрәм итү «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОда (Универсиада Авылы, 35) 8.00 башлап 12.00гә кадәр булачак.
Чараның тантаналы өлеше 9.30да башлана.