КБМҮдә матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Педиатрлар, неонатологлар, неврологлар табибларының һөнәри дәрәҗәләрен камилләштерү максатында бүген Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларын иртә диагностикалау» дигән районара семинар узды.

Очрашуга республиканың 10нан артык районыннан табиблар чакырылды. Семинарны ТР ССМның медицина генетикасы буенча баш белгече, медицина-генетика консультациясе мөдире Зөлфия Вафина һәм РМФА МДФҮнең матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларының лабораториясе мөдире Екатерина Захарова (Мәскәү шәһ.) уздырдылар.

Кунаклар докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинар үзенә практикачыл өлешне – КБМҮнең Балалар хастаханәсе пациентларын консультацияләүне кертте. Педиатрлар күзәтүендә сирәк очрый торган матдәләр алмашының нәселдән килгән авырулары (Гоше авыруы һәм мукополисахаридоз) белән ике бала тора. Хәзер бу балалар кирәкле дәвалау алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International