«Сәламәтлек һәм үсеш» фондының вәкилләре һәм «Социаль тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу» дигән Россия-Америка программасы» катнашучылары Татарстанның СПИД Үзәгенә килеп киттеләр

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «ТР ССМ Р СПИД һәм ЙА ККҮ» ДАССОна ( түбәндә – СПИД Үзәге) «Сәламәтлек һәм үсеш» фондының вәкилләре һәм «Социаль тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу» дигән Россия-Америка программасы» катнашучылары килеп киттеләр: Сергей Фролов – «Сәламәтлек һәм үсеш» программалары директоры, Патриция Эмселем – ССТАР наркология һәм психиатрия үзәкләренең (SSTAR Clinik) башкаручы директоры, Массачуссетс, АКШ; Виктор Капочча –Висконсин Университетының өлкән фәнни хезмәткәре, Сәламәтлек саклау системаларын камилләштерү һәм наркотикка бәйлелекне дәвалау үзәге, Висконсин, АКШ; Тара Орнстайн – Иҗтимагый дипломатия үзәгенең фәнни хезмәткәре, Нью-Йорк, АКШ; Руслан Никитин – Брандейс Университында Сәламәтлек һәм тәртип институтының фәнни хезмәткәре, Массачуссетс, АКШ.

Визит максаты – «Мобильле сәламәтлек – зәгыйфь халык төркемнәре (психоактив матдәләрне кулланучылар, мигрантлар, ВИЧ-авыручылары һ.б..) өчен программалары» дигән юнәлеш буенча фикерләр һәм алдынгы тәҗрибә белән конструктив алмашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International