Рөстәм Миңнеханов РФдә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашты

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

РФдә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашу нәтиҗәләре буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Илче ханым Казанга килгән Татарстан предприятияләре белән бәйләнешүләрне һәм хезмәттәшлекне урнаштыруда кызыксынган Швеция компанияләренең вәкилләре турында сөйләде. Бәйләнешүләр һәм хезмәттәшлек экология, транспорт, сәламәтлек саклау, фармацевтика, машиналар төзү өлкәләрендә булырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, Швеция Көннәре Татарстанда 2015 елның 14–17 апрельләрендә узалар, аларның максаты – Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эш бәйләнешләрен урнаштыру, Татарстан Республикасы һәм Швеция арасында мәдәният-мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтү, икътисадта, мәдәниятта һәм сәнгатьтә соңгы уңышлар белән танышу. Чараның оештыручылары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, РФдә Швеция илчелеге һәм Business Sweden Швеция Сәүдә һәм Инвестиция Советы.

Швеция Сәүдә һәм Инвестиция Советының башлыгы Андреас Гиаллоуракис белдергәнчә, Казанга Швеция делегациясе составында 12 компания килде: Fläktwoods, Presona, Vireo Energy, Volvo Car Russia, Hags, Alfa Laval, Swep.

Елена Бритвина, ТР Президентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International