20 апрельдән башлап 25нә кадәр Европа иммунизация атнасы узачак

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 20 апреленнән башлап 25нә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә оештырылган Европа иммунизация атнасын (ЕИА 2015) уздыруда Татарстан Республикасы катнашачак.

Татарстан Республикасында махсуслаштырылган иммунопрофилактика аркасында, йогышлы авыруларны киметүдә уңайлы динамика билгеләнә: полиомиелит белән авыру очраклары 19 ел эчендә, кызылча – өч ел эчендә теркәлми; һәм 18 ел буе аерым елларда гына дифтериянең бердәнбер теркәве билгеләнде. Вируслы гепатит В, эпидемик паротит һәм коклюш белән авырулар санын киметүнең уңайлы динамикасы саклана.

 
ЕИА 2015 максаты – йогышлы авыруларга каршы прививкаларга тарту дәрәҗәсен арттыру, профилактик прививкалардан баш тарту санын киметү, барырга кыен булган халык төркемнәрен (социаль-уңышсыз шәхесләрне һәм прививкаларны уздырудан баш тарта торган шәхесләрне) иммунизацияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International