Республиканың Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, үз сәламәтлегең турында ничек кайгыртырга кирәк дип, КДМУ студенларына сөйләде

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген КДМУ студентлары алдында йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килүенең төп риск факторлары турында ачык лекция белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин чыгыш ясады.

Акция башланганчы барлык катнашучыларның, Университетка керү янында каршы алган йөрәк белән рәсемгә төшергә мөмкинлекләре булды. Бу мөмкинлектән сәламәтлек саклау министры да файдалана алмый калмады.

Булачак табиблар алдында лекция белән чыгыш ясаганда, министр билгеләде: «Үлем санын киметү һәм тормышның дәвамлылыгын арттыру –  безнең төп максатыбыз. Һәм мәсьәләне хәл итергә без үзебездән башларга тиеш!».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International