2015 елның Европа иммунизацияләү атнасы чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОсы, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОсы белән бергәләп «Иммунопрофилактиканың көнүзәк мәсьәләләре: реалияләр һәм перспективалар» фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
Конференция Казан медицина көллияте җирлегендә (Казан шәһ., Мавлютов ур.,34) 2015 елның 22 апрелендә булачак. Конференция эшендә Россиянең һәм Татарстан Республикасының әйдәүче галимнәре катнашачак.
Конференция чикләрендә хәзерге заман этабында иммунопрофилактиканы оештыру, профилактика прививкаларыныж Милли календаре чикләрендә вакцинацияләү, профилактика прививкаларын уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен карап тикшерергә планлаштырыла.