Шундый девиз астында Буа шәһ. Идел арты зонасының медицина хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Ярышларда Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнарының вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзләре белән спортсменнар-медикларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советының рәисе Наил Салах улы Садыйков мөрәҗәгать итте.
Тәтеш РҮХ командасы бу ярышларда актив катнашты. Швеция эстафетасында хатын-кызлар командасы беренче урын алды, йөзү эстафетасы буенча Тәтеш командасы икенче урын алды, район медиклары шахматлар, теннис һәм волейбол буенча ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Тәтеш РҮХнең медицина хезмәткәрләре гомумкоманда зачетында икенче урын алдылар.