ФМБА делегациясе Казанның Студентлар сырхауханәсенә килеп китте

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһ. 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына хәзерләнү чикләрендә Студентлар сырхауханәсенә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов Илдар Разин улы озатуында ФМБАның Спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы Мирошникова Юлия Вячеслав кызы, ФМБАның Спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгының урынбасары Выходец Игорь Трифан улы,  «Россия ФМБА Спорт медицинасының һәм реабилитацяләүнең федераль фәнни-клиник үзәге» ФДБОның директор вазыйфасын башкаручы Середа Андрей Петр улы килеп киттеләр.

Баш табиб Зыятдинов Айрат Илгизәр улы делегация әгъзаларын оешманың структур бүлекчәләренең (регистратураның, ашыгыч ярдәм блогының, функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән төзәтү дәвалау бүлегенең) эшеләре белән таныштырды. Делегация әгъзаларына медицина үзәгенең диагностикалау һәм дәвалау мөмкинлекләрен, пациентларның күчү логистикасын, тавыш һәм визуаль хәбәр итүе белән электрон чират системасын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International