Рөстәм Миңнеханов «ФАРМА 2020» дигән ФМПны Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 24 апреле, җомга

2020 елга кадәр периодка фармацевтик сәнәгать үсешенең Федераль максатлы программаны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президент вазыйфаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Кинәшмә «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ мәйданчыгында узды. Предприятиеның үсеше планнары турында доклад белән «Татхимфармпрепаратлар» ААҖнең директоры Тимур Ханнанов доклад ясады.

«Татхимфармпрепаратлар» ААҖе  КФУ белән фәнни тикшеренүләр һәм эшкәртүләр өлкәсендә бергә хезмәт итәләр. КФУ фармацевтиканың фәнни-белем бирү үзәгенең директоры Юрий Штырлин инновацион һәм импортны алмаштырган дару чараларын эшкәртүнең һәм җитештерүнең тулы циклы өчен инфраструктураны төзү турында сөйләде.

 
ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International