Бер көн элек Норлат муниципаль районында «Сәламәтлек-2015» дигән Медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы чикләрендә сайлап алу ярышларының икенче этабы узды. Чарада Аксубай, Норлат, Әлки, Алексеевский, Спас, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районарының 200дән артык спортчы-медик катнашты. Ярышларда катнашучыларга йөзүдә, шахматта, өстәл теннисында, канатны тартуда, җиңел атлетика эстафетасында, волейболда җитезлекне һәм спорт осталыгын күрсәтергә кирәк булды.
Озак һәм каты көрәштән соң Яңа Чишмә РҮХнең төркеме, Алексеевск РҮХнең медикларына гына урын биреп, икенче урын алды.