Татарстан медоешмаларының җитәкчеләре «Ел менеджеры» проектының җиңүчеләре булдылар

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Федерация Советы булышлыгында Халыкара Менеджмент академиясе һәм Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыяте (ИИҖ) «Ел менеджеры – 2014», «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры – 2014» һәм «Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры – 2014» дигән Россия конкурсларында йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе 2015 елның 24 апрелендә «Президент-Отель» ККның Түгәрәк залында узды. Конкурс уникаль юбилейга – Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыятенең, иң иске Россия иҗтимагый оешмасының 250 еллыгына багышланган тантаналы чаралар чикләрендә уздырылды.

Оешма комитетының рәисе – Россиянең ИИҖ президенты, Халыкара Менеджмент академиясенең президенты, РТФАнең академигы, и.ф.д. профессор Г.Х.Попов.

«Ел менеджеры – 2014» конкурсында«Сәламәтлек саклау»  номинациясендә Татарстан Республикасының Казан шәһ. «18нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы Мансурова Резида Габделфарт кызы,   Яр Чаллы шәһ.«Сугышлар ветераннарының госпитале»  ДАССОның баш табибы Камалетдинова Ләлә Әнвәр кызы җиңүчеләр булдылар.

«Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры – 2014» конкурсының җиңүчеләреннән берсе Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССОның (Региональ тамырлар үзәге) баш мие кан әйләнешенең бозулары белән авыручылар өчен неврология бүлегенең мөдире Мусин Шамил Гайсә улы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International