Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә Төрекмәнстанның Мәҗлес делегациясе килеп китте

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Казанда 25 апрельдән башлап 29на кадәр Мәҗлес Рәисенең урынбасары ханым Г.Г. Бәйрәмова башлыгында Төрекмәнстанның парламент делегациясе булды. Визит БМО һәм Төрекмәнстанның Мәҗлесенең «Төрекмәнстанда вәкилләр органнарының һәм урынлы үзидарә органнарының потенциалын күтәрүдә Төрекмәнстан Мәҗлесенең булышлыгы» дигән Үсеш программасы берләшкән проекты чикләрендә оештырылды. Делегациянең визит программасы чикләрендә Казан шәһ. «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның медицина комплексының эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган иде. Дәвалау оешмасына баруда парламентарийларны Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитетының рәисе С.М. Захарова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов озата бардылар.

Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең эше белән кунакларны баш табиб М.Н. Садыйков таныштырды. Ул  ашыгыч медицина ярдәме буенча кергән пациентлар хәрәкәтенең логистикасын аңлатты, шулай ук кунакларны  рентгенохирургик алымнар диагностикасы бүлегене белән таныштырды. Аннан тыш  кунаклар операция бүлеген күрә алдылар, аларны 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлегенең эше белән таныштырдылар.

Ахырда парламентарийләр мөселман һәм православие гыйбадәт бүлмәләрен, шулай ук дәвалау оешмасы турында презентацион фильмны күрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International