Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча информацион кампанияне уздыру максатында Чистай РҮХнең медицина хезмәткәрләре администрациягә атна саен була торган планеркага килгән республика министрлыкларының һәм ведомствоның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм Чистай муниципаль районының Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләренең башлыкларына артериаль кан басымын үлчәделәр. Катнашучылар арасында информацион материаллар таратылды, 14 катнашучыга үз-үзенә контроль итү өчен көндәлекләр тәкъдим ителде.