Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләнгән

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Т.В. Яковлева рәислегендә видеоконференция тәртибендә «Төп сәбәпләрдән үлемнәр санын, сабыйлар үлемнәренең санын киметү, шулай ук халыкка диспансеризацияләүне уздыруның барышы турында» дигән селектор киңәшмәсе булды.

Т.В.Яковлева докладында, шулай ук РФ ССМның ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече С.Ю.Багненконың һәм РФ баш штаттан тыш нейрохирургы В.В.Крыловның чыгышларында Татарстан Республикасы төп сәбәпләрдән үлемнәр санын киметү буенча иң уңышлы территорияләрдән берсе буларак билгеләнде.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елын уздыру буенча чараларны оештыру турында доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин чыгыш ясады. Татьяна Яковлева Татарстан йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының чикләрендә төрле акцияләрне һәм чараларны уздыру буенча актив регион булып тора дип билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International