Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш программасы чикләрендә «Тәтеш РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының укытучылар коллективы (21 кеше) һәм «Татарстан Почтасы» ПЭРҮнең хезмәткәрләре (18 кеше) белән очрашу оештырылды.
Лекцияләрне төрләндерү өчен, аларны интерактивлык тәртибендә уздырдылар, катнашучылар медицина хезмәткәрләренең тикшерү астында бер берсенә артериаль кан басымын һәм тән массасы индексын үлчәделәр, күрсәткечләрне тикшерү көндәлекләренә яздылыр. Күтәренке кан басымы белән бер ничә кеше ачыкланды, аларны гомуми практика табиблары карадылар, һәм киләчәктәге тикшерү өчен аларны кабул итүгә чакырдылар. Фильмны караганнан соң катнашучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар. Ә почтамт эшчеләре агитацион мәгълүматларны таратуда ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.