Татарстан табиблары Саратовта ИБФОның VIII регионара «Нефрологиянең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясендә катнаштылар

2015 елның 1 мае, җомга

Татарстан Республикасыннан гемодиализ өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнаштылар: «ТР ССМ РКХ » ДАССОның гемодиализ бүлеге мөдире Гатиятуллин Н.Р., Шәмәрдән участок хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире Мустафин А.А., «Хәзерге заман HD медицинасы клиникасының» медицина директоры Конюхов Е.А. Конференциядә патофизиологиянең, клиниканың, диагностиканың һәм бөерләр авыруларын дәвалауның хәзерге заман аспектлары, шикәр диабеты вакытында бөерләрнең зарарлануы, бөерләрнең көчле яралануы; ХБА вакытында анемияне һәм минераль-сөяк бозуларны дәвалау мәсьәләләре, диализның көнүзәк мәсьәләләре; бөер трансплантатның  реципиентларында иммуноспурессиянең яңа стратегияләре, Идел буе Федераль округында һәм Россиянең башка регионнарында нефрологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре яктыртылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International