Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә стресска тотрыклык буенча семинар-тренинг узды

2015 елның 15 мае, җомга
«Студенческая» сырхауханәсендә стресска тотрыклык буенча семинарлар һәм практикалар циклы тәмамланды. Әйдәүче тренер Савельева Татьяна Владимир кызы – доцент, КДФИИ МВА мәктәбенең укытучысы,  НЛП мастеры, бизнес-тренер, коуч, арт-терапевты. Бу программа буенча тренингның катнашучылары шәхес типологияләре, арт-терапия, релаксация техникасы белән таныштылар. Низагълар темасына тирән кагылып үтелде. Низагъларны нәтиҗәле чишүнең адекват алымнары эштә һәм коллективта шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә чын ярдәм булдылар. «Студенческая» сырхауханәсенең администрациясе шундый чараларны киләчәктә дә уздырырга планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International