Адел Вафин: «Атнага 7 көн 24 сәгать буенча үлемнән коткару өчен көчле миокард инфаркты белән пациентларны хастаханәләргә китерәләр»

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Электроприбор» Казан заводы ААҖнең хезмәт коллективы алдында йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү рискның төп факторлары турында ачык лекция белән чыгыш ясады.

Чыгыш барышыда республиканың баш табибы заводның хезмәткәрләренә гомерне ничек озайтырга һәм гипертония авыруы һәм атеросклероз белән  ничек көрәшергә турында үз үрнәгендә сөйләде.

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында хәзерге заман югары технологияле медицина ярдәмен алу өчен бөтен шартлар оештырылган, дип Адел Вафин журналистларга интервьюда хәбәр итте. Тире аркылы коронар тыкшынуларның 7 үзәге республиканың 4 шәһәрендә эшли: Казан шәһ, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә.Атнага 7 көн 24 сәгать үлемнән коткару өчен һәм алар инвалидлар булмасын дип, көчле миокард инфаркты белән пациентларны хастаханәләргә китерәләр. Инсульт белән көрәшә торган 17 тамырлар үзәге эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International