Чирмешән районында медицина хезмәткәрләре балалар лагерына барып кайттылар

2015 елның 7 августы, җомга
«Чирмешән район хастаханәсе» ДАССОның табиблары «Кояшлы (Солнечный)» җәйге лагерына чыктылар. Балалар өчен «Рациональ ашауны, көн тәртибен, хәрәкәт активлыгын, зарарлы гадәтләр белән көрәшүне кертүче сәламәт яшәү рәвеше нигезләре» дигән лекторий уздырылды. Чарада бөтен лагерь сменасы, 7 яшьтән башлап 16 яшькә кадәр балалар-спортчылар, катнашты. Барысы 58 бала булды. Бөтен балаларга сәламәт яшәү рәвеше темасына истәлек дәфтәрләре һәм буклетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International