Бүген, 2015 елның 18 августында, Азнакай РҮХдә балалар хастаханәсенең һәм сырхауханәсенең капиталь ремонттан соң озак көтелгән ачылуы булды. Тантаналы церемониядә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Азнакай муниципаль районының башлыгы М.З. Шәйдуллин, Азнакай РҮХнең баш табибы И.Ф. Шиһапов, шулай ук чакырылган кунаклар, үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре, өлкән һәм хәзерлек төркемнәренең балалары һәм 12нче номерлы балалар бакчасының эшчеләре катнаштылар.
Үзенең чыгышында Азнакай муниципаль районының башлыгы М.З. Шәйдуллин ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка, сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафинга хәзерге заман таләпләренә туры килгән шартларда медицина ярдәмен алырга мөмкинлекне тәкъдим итү белән балалар хастаханәсен ремонтлау вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен бик зур рәхмәт белдерде.