Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф. Ф. Яркаеваның Биектау РҮХнә эш визиты

2015 елның 21 августы, җомга

21 августта Биектау РҮХнә «ТР муниципаль оешмаларының халыкның үлүчеләр санын киметүгә юнәлгән эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге. Профилактик программаларның инновацион алымнары, аларны медицина оешмаларында гамәлгә ашыру» 10.07.2015 булган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясенең карары нигезендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева эш визиты белән килеп китте. Биектау муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйддуллина, шулай ук «БРҮХ» ДАССОның баш табибы Эмил Шәрәфиев белән бергәләп Фәридә Яркаева гражданнарны кабул итүне уздырды, шулай ук районда сәламәтлек саклау системасының үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

 Пациентлар белән аралашудан соң Фәридә Яркаева тәкъдим ителгән хезмәтләр сыйфаты һәм персоналның үзе белән дә пациентларның канәгатьләнүләрен билгеләде. Бу Биектау РҮХнең медицина хезмәткәрләренең югары һөнәрлекләре турында сөйли.

Киңәшмәнең йомгаклары буенча билгеле мәсьәләләр куелды: халыкның үлүчеләр санының һәр күрсәткәчен яхшырту буенча аңлаешлы «Юл картасы» дип аталган эш планын төзү. Участок табибларының эшен бәяләү системасы төзәтеп куелырга тиеш була. Шулай ук һәр күрсәткеч белән эш буенча һәр хезмәткәрнең җаваплыгының зонасын билгеләргә. Киләсе очрашу кварталдан соң. Эш фронты билгеләнде. РҮХ хезмәткәрләре Фәридә Яркаевага чын күңелдән әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International