Биектау муниципаль районы 40 уникаль президент программасыннан 30да катнаша. Аларның берсе «2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү» дигән республика максатлы программасы. Шул программаны гамәлгә ашыру башыннан Биектау районында 4 модульле ФАП ачылды.
2015 елның 24 августында Биектау районының Шохаль саласында тантаналы шартта бишенче модульле ФАП ачтылар. Социаль-мәгънәле объектны ачу церемониясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник тикшерү, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Биектау муниципаль районының башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт советының депутаты Разыя Садыйкова, Биектау РҮХнең баш табибы Эмиль Шәрәфиев катнаштылар.
Шохаль ФАПы 144 кеше тәшкил иткән саланың торучыларына хезмәт күрсәтә. Алар арасында 0дан 17 яшькә кадәр – 24 кеше, эшкә яраклы – 94 кеше, пенсионерлар – 29, шул санда БВС инвалиды – 1 кеше. ФАПның мөдире Светлана Латыйпова 1,5 ел салада яшәүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтә һәм халыкка күңеле белән бирелгән.