Лениногорск районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 27 августта, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Старая Письмянка саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.  

2015 елга Татарстан Республикасының халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлгән чараларның республика программасын гамәлгә  ашыру чикләрендә «Нефтемаш Азнакай заводы» ААҖте бөтен кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән комплектлаштырылган модульле фельдшер-акушерлык пунктын эшләп чыгарды һәм китереп куйды. Хәзер Старая Письмянка саласында яшәүчеләр медицина ярдәмен уңай шартларда һәм хәзерге заман дәрәҗәсендә алачаклар. Яңа модульле бинада салкын һәм кайнар су, газ белән җылыту бар. ФАП медицина хезмәте белән 760 кеше яшәгән Старая Письмянка авыл бистәсенең халкына тәэмин итә. Ел саен ФАП 3800 артыграк медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать буенча хезмәт күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International