Бүген Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР ССМ Республика клиник онкологик диспансерының яңа корпусына килеп китте. Аны ТР Президентының Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров, ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһ. муниципаль оешмасы башлыгы Илсур Метшин озатып бардылар.
ТР ССМ РКОДның яңа корпусы – масштаблы капиталь ремонт уздырылган элекке Казан шәһ. 15нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бинасы.
Яңа корпусның 1нче катында зур диагностик блок оештырылган: ультратавыш диагностикасы бүлеге, рентген бүлеге, КТ кабинеты, интервенцион радиология бүлеге, киләчәктә уяну палатасына урнаштыру белән, шул санда авыртусыз эндоскопияне (колоноскопия, гастроскопия, наркоз белән бронхоскопия) эшләү мөмкинлеге белән эндоскопик бүлек. Монда ук Татарстанда беренче, үзенә рентгеноскопик, ультратавыш һәм эндоскопик навигацияләрне сыйдырган интервенцион радиологиянең онкология бүлеге урнашкан. Яңа корпусның 2–4 катларында хирургия бүлекләре урнашканнар: гомуми онкология бүлеге, йомшак тукымалар һәм төп-хәрәкәт аппараты бүлеге, 2нче номерлы баш һәм муен шешләренең бүлеге, ике онкогинекологик бүлек һәм маммология бүлеге.
Пациентлар торуларының шактый яхшыртылган шартлары дәвалауны уңайлыкның максималь дәрәҗәсе белән уздырырга рөхсәт итәләр.
5нче катта урнашкан хәзерге заман операцион һәм реанимацион палаталары, шулай ук иң яңа җиһазлар – бу барысы да табибларга онкологик авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә рөхсәт итәчәк.