Яшел Үзәндә «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның Муниципальара перинаталь үзәге ачылды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

31 августта, узып баручы җәйнең ахыргы көнендә,Яшел Үзәндә «Яшел Үзән РҮХ» ДАССОның Муниципальара перинаталь үзәге ачылды. Бу төньяк-көнбытыш регионында беренче үзәк – Татарстан Республикасының Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас, Югары Ослан муниципаль районарының акушерлык-гинекология хезмәте үсешенең нигезе. Чувашстан һәм Марий Эл Республикаларының якын яткан территорияләреннән хатын-кызларны бала табуга кабул итәргә  резерв бар.

Үзәк ачылышында Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре, муниципаль һәм медицина оешмаларының җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International