Казанда «Сәламәтлек дулкыны» акциясе булды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда«Сәламәтлек дулкыны» дигән  Унынчы Бөтенроссия информацион-пропагандалау савыктыру акциясе узды. «Александр Бенуа» теплоходында әйдәүче федераль үзәкләрдән, шул санда  А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгеннән; оториноларингология фәнни үзәгеннән; академик С.Н. Федоров исемендәге «Күз микрохирургиясеннән»; Эндокринологик фәнни үзәктән; Россия балалар клиник хастаханәсеннән; Н.И. Пирогов исемендәге Педиатрия фәнни-тикшеренү клиник институтыннан; Стоматология һәм казналык-бит хирургиясе үзәк фәнни-тикшеренү институтыннан әйдәүче белгечләр Казанга килделәр.

9.00 башлап 14.00 кадәр «Александр Бенуа» теплоходы бортында югары квалифицияле белгечләр республиканың медицина белгечләре белән махсус рәвештә сайланып алынган көчле авырулар белән 100 баланы карадылар. Шулай ук  акция чикләрендә «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә балаларны, гинекологик һәм акушерлык патологияләре булган репродуктив чорда хатын-кызларны һәм йөкле хатыннарны академик В.И. Кулаков исемендәге  Акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни үзәгенең белгечләре белән консультатив тикшерү оештырылды. 11.30 башлап 13.30 кадәр «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә урта медицина персоналы өчен  «Бала тудырганнан соңгы чорның актуаль мәсьәләләре» дигән фәнни-гамәли конференция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International