Эндоурология үзәге 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылды. Хәзерге заман операцияләрен ясарга рөхсәт итүче яңа җиһазны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күрде. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башкалар озатып бардылар.