Балалар республика клиник хастаханәсендә «Интерн көне» – медицина югары уку оешмаларын тәмамлаучыларны БРКХ клиникалары җирлегендәге интернатурада укытуның башына багышланган тантаналы чара булды. Чара максаты – булачак балалар табибларының хастахәнәнең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән танышу. Анда алар алдында ел буе педиатриядә һәм балалар хирургиясендә белемнәрен камилләштерү, шулай ук яңа гамәли күнекмәләрне булдыру тора.
Чарага клиника интерннары, Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан дәүләт медицина академиясенең мөдирләре һәм укытучылары, хастаханәнең соматик һәм хирургик бүлекләренең мөдирләре, БРКХ һәм КДМУ җитәкчелекләре чакырылдылар.
Сәлам сүзләре белән яшь коллегаларга «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев мөрәҗәгать итте. Табиб-интерннарга уңышлар теләү сүзләрен Россия ССМ «КДМУ» ЮҺББ ДБББОның уку-производство базалары белән бәйләнеш һәм клиник эш буенча проректоры А.В.Шулаев әйтте.