«Сәламәт буын» дигән сәламәт яшәү рәвеше буенча фестиваль Әлмәт 1 нче номерлы УББМдә 6нчы класста укучылар өчен башланды. Чараның оештыручылары – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» һәм «Эдельвейс» яшьүсмерләр клублары, Әлмәт медпрофилактика үзәге балаларда актив яшәү позициясен формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максаты белән чараны уздырдылар.