РКОДның баш табибы Яшел Үзән РҮХ онкология хезмәтенең эше белән танышты

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин эш визиты белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә, атап әйткәндә онкология бүлегенә һәм консультатив-диагностик сырхауханәнгә - беренчел онкология кабинетына килеп китте. Визит барышында аны Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Илгиз Хидиятов озата барды. Очрашуда шулай ук РКОДның әйдәүче белгечләре, Яшел Үзән РҮХнең баш табиб урынбасарлары һәм онкология хезмәте буенча әйдәүче белгечләре катнаштылар.  Илгиз Хидиятов кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, онкология хезмәтенең хәле турында сөйләде. Очрашу чикләрендә Илдар Хәйруллин һәм РКОДның  әйдәүче белгеләре онкология стационарында һәм консультатив-диагностик сырхауханәнең беренчел онкология кабинетында палаталарга, процедура һәм бәйләү кабинетларына килеп киттеләр, пациентлар һәм медицина персоналы белән сөйләштеләр. Очрашу онкологик авыруларга ярдәм күрсәтүнең практик аспектлары һәм мәсьәләләре,  Яшел Үзән РҮХнең онкология хезмәте алдында торучы иң мөһим бурычлар турында фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International