«Белем бирү һәм сәламәтлек» семинар-киңәшмәсе Казанның укытучылары өчен уздырылды

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

17 ноябрьдә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның  («РМПҮ» ДАССО) гигиеник тәрбияләү бүлеге җитәкчелегендә Казан шәһ. Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары мәктәпләренең укытучылары өчен «Белем бирү һәм сәламәтлек» семинар-киңәшмәсе оештырылды һәм уздырылды. Укытучылар алдында район табиб-белгечләре: район педиатры, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның табиб-наркологы, «Республика клиник тире-венерологик диспансеры» ДАССОның табиб- дерматовенерологы, «Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм аларны профилактикалау үзәге» ДАССОның табиб-эпидемиологы, «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 1нче номерлы хатын-кызлар консультациясенең акушер-гинекологы – чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International