Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы елы чикләрендә Бөгелмә РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре «Кан басымыңны үлчә» дигән акция уздырдылар. Бөгелмә шәһ. Хади Атласи исемендәге 14нче гимназиядә ата-аналар җыелышы вакытында 22 кеше тикшерелде.