Конференция программасына пленар утырышлар һәм чыгышлар гына түгел, катлаулы клиник очраклар турында фикер алышулар, белгечләр өчен махсус мәктәпләр, әйдәүче экспертларның лекцияләре һәм мастер-класслары да керделәр. Форумның әһәмиятле гамәли мәгънәсе дә бар – ул табибларны өзлексез укытуга, экспертлар һәм төрле регионнарның белгечләре арасында тәҗрибә белән уртаклашуга булыша, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен гамәли сәламәтлек саклауга иң тиз урнаштыруны стимуллаштыра.