Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин тармакның ветераннары белән очрашты. Очрашуга чакырылганнар арасында озак еллар Татарстан Республикасының үзәк район хастаханәләре, әйдәүче медицина оешмалары белән җитәкчелек иткән, республиканың сәламәтлек саклау үсешенә мөһим шәхси өлеш керткән кешеләр.