Алдангы мәгүлүматлар буенча, бу елның 10 ае эчендә Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының 2,6 процентка кимүе күзәтелә (узган елның охшаш чоры белән чагыштырганда). Димәк, республикада якынча 500 кимрәк кеше үлгән! Статистик мәгълүматлар буенча, бу күрсәткеч Россия һәм ИФО буенча урта күрсәткечтән шактый түбәнрәк.