2015 елның декабрендә «Идел буе онкология вестнигы (Поволжский онкологический вестник)» журналы ИЮАК фәнни журналлар исемлегенә – фәннәр кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертациянең төп фәнни нәтиҗәләрен бастыру өчен Иң югары аттестацияләү комиссиясе тәкъдим ителүче әйдәүче рецензияләнүче фәнни журналларның исемлегенә кертелгән. Журнал 2010 елдан башлап чыгарыла. Оештыручылары: Идел буе федераль округының Онкология оешмалары ассоциациясе белән бергәләп «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы. Журналның төп бурычы: хәзерге заман онкология теориясендә һәм практикасында иң яңа казанышлар турында медицина җәмәгатьчелегенең киң өлкәсенә хәбәр итү.