Бу елда Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының (Казан шәһ.) артистлары башкарган «Кыш бабай бүләкләре» дигән чын курчак спектакленә чакырдылар. Гүзәл кеше буйлы курчаклар, матур декорацияләр, актерларның дәртләндергеч уеннары балаларны да, бәйрәмнең өлкән катнашучыларын да кызыксындырды.