Яңа ел бәйрәмнәре алдында «Минзәлә РҮХ» ДАССОда «Шикле әйбер табу вакытында персонал хәрәкәте» темасына террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнү күнекмәсе уздырылды. Күнекмәдә шикле әйбер табу вакытында персоналның бердәм хәрәкәт итү һәм инструкцияләрне төгәл итеп башкару, коллективның сизгерлеген арттыру, ГТХМ, ЭЭБ оператив хезмәтләре белән үзара йогынты ясау, персоналны һәм пациентларны эвакуацияләү мәсьәләләрен эшләтеп җиткерделәр.