4 гыйнвардан башлап 10на кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9931 тапкыр чыктылар

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

4 гыйнвардан башлап 10на кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9931 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1114 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 22 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 20 кеше зыян күрде, 10 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 96 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 8328чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –216.
 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 989га артты (авырулар исәбенә).  Чакырулар саны  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 50гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 32гә, янгыннар буенча – 13кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 20гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 26га кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International