Балтач районының Кече Лыза авылында урта мәктәп укучыларының масса-күләм авырып китүләре турында мәгълүмат

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балтач районының Кече Лыза авылында урта мәктәп укучыларының масса-күләм авырып китүләре турында мәгълүмат хакында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә:

2016 елның 12 гыйнварында «Балтач РҮХ» ДАССОның кабул итү-диагностика бүлегенә К.Лыза авылы урта мәктәбенең өч укучысы корсак өлкәсендә авыртулар, укшыту, косу, сыек тәрәт, хәлсезлек, дәртсезлек турында шикаятьләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Балаларны кабул итү бүлмәсенең дежур табибы, дежур педиатр, йогышлы авырулар табибы карап тикшерделәр.  Балалар җиңел һәм уртача авыр хәлдә динамик күзәтү өчен «Саба РҮХ» ДАССОның районара йогышлы авырулар бүлегенә тапшырылдылар.

Клиник-лаборатор тикшерүдән һәм тулы нормальләшү халәтеннән соң икенче тәүлеккә бер бала өйгә җибәрелде, башка ике бала бүген чыгарылды.

Мәктәпнең бөтен укучылары медиклар тикшерүе астына алындылар. «Балтач РҮХ» ДАССОның фельдшерлары һәм педиатрлары өйләр буенча тикшереп бардылар, йогышлы авыруларның яңа очраклары ачыкланмадылар. Контактта булган кешеләр артыннан динамик күзәтү 5 торак пунктларында дәвам итә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең хезмәткәрләре мәктәпнең санитар-эпидемиологик халәтен тикшерүне уздыралар.

15 гыйнварда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең районга куратор сәфәре булачак.

Укучыларның төркем авырулары үсешенең сәбәбен бактериологик-лаборатор тикшеренүләрдән соң ачыкларга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International