Тромбофлебиттан соң авыруны дәвалауда яңа методикаларны РКДҮдә кулландылар

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Шунтлау белән канның ирекле кире китүен тәэмин итүгә юнәлгән реконструктив операцияләр 1950нче елларның башында кан тамырлар хирургиясендә казаныш булдылар. Хәзерге вакытта шундый операцияләрне ясаучы күп булмаган клиникаларның берсе –  Регионара клиник-диагностик үзәк.

Веналарда реконструктив операцияләр ясау методикасы беренче тапкыр 1950нче елларның башында Уругвай хирургы E. Palma белән такъдим ителде. Бүген РКДҮнең кан тамырлары хирургларының шундый  операцияләр ясауның Россиядә иң зур тәҗрибәсе тупланды. Үзәкнең кан тамырлары хирургиясе юнәлешенең җитәкчесе профессор Игорь Игнатьев шушы методика буенча пациентларга операция ясауны беренче тапкыр 1980 елда башлады. Хәзерге вакытка ул веналарда 500 артык реконструктив операцияләр ясаган, ә дәваланган пациентлар артыннан күзәтү срогы 30 елга кадәр тәшкил итә. Шулай, Илдияр Елагинга куелган шунт инде 28 ел уңышлы эшли һәм канның ирекле кире китүен тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International