Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхраҗиевның һәм ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның РКХнең төзелүче перинаталь үзәгенә эш чыгулары узды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең территориясендә төзелүче перинаталь үзәккә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхраҗиевның һәм ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның чираттагы эш чыгулары булды. Төзелүче объектны карап чыгуда катнаштылар:   ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов И.Р.;  ТР Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы  Шакирова Г.Р.; РКХнең баш табибы Гайфуллин Р.Ф.;  ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең җитәкчеләре; төзелеш-монтаж эшләрен үтәүче төзелеш оешмаларының җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм ТР  ведомстволарының вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International