2016 елның 20 һәм 21 гыйнварында Казан дәүләт медицина университетында Европаның әйдәүче трансплантологы, Страсбург университетының профессоры Жильберт Массардның (Франция) ачык лекцияләре түбәндәге темалар буенча узачак:
20 гыйнвар (чәршәмбе), 15.00 – Үпкәнең яман шеше: эпидемиология, прогнозлау, скрининг, минималь инвазив хирургиянең үзәнчелеге.
21 гыйнвар (пәнҗешәмбе), 15.00 – Онкологиядә һәм травматологиядә күкрәк стенасы хирургиясе.
Бу лекцияләр циклы КДМУның «Трансплантология: терапевт һәм хирург берләшмәсе» белем бирү программасы чикләрендә ТР Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантының булышлыгында уза.
Уздыру урыны: КДМУ Галимнәр советының утырыш залы (Казан шәһ., Бутлеров ур., 49, баш бина, 1нче кат).
Бөтен теләүчеләр чакырылалар.