Бүген «Студенческая» 4нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна 2017 елның Азиадасына хәзерләнү чикләрендә Төркмәнстан Республикасы делегациясе эш визиты белән килеп китте.
Визит максаты – эре халыкара ярышлар уздыру буенча тәҗрибәне өйрәнү. Сырхауханә эше белән танышу барышында 2013 елның Бөтендөнья җәйге Универсиадасының һәм 2015 елның су төрләре спорты буенча Дөнья чемпионатының катнашучыларына тәүлек буенна сузылган беренчел медик-санитар, ашыгыч һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруның мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Делегация әгъзаларына пациентлар үтеп бару логистикасы, шулай ук дәвалау оешмасының лаеклы техник җиһазландыруы күрсәтелделәр: электрон чират системасы, иң яңа медицина диагностик җиһазлары, көндезге стационар, аякка бастырып дәвалау бүлеге.