РКХнең төзелүче перинаталь үзәгенә ТР буенча Россия Федерациясе Президентының Тулы хокуклы вәкиле Аппаратының баш федераль инспекторы Ренат Заки улы Тимерҗановның эш сәфәре узды. Эш киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Салим улы Әхмәтшин, РКХ баш табибы Рөстәм Фаиз улы Гайфуллин һәм ведомстволарның һәм төзелеш оешмаларының башка җитәкчеләре катнаштылар. Сәфәр барышында төзелүче бинаның эчендә төзү эшләренең барышы белән танышу булды.