Республика клиник хастаханәсенә Страсбургтан әйдәүче хирург-трансплантолог, профессор Жильбер Массард килеп китте. Калага хөрмәтле кунак үзенең «Күкрәк стенасы хирургиясе онкологиядә һәм травматологиядә» белем бирү программасы белән килде. Ул трансплантологиягә, үпкәнең һәм күкрәк тартмасының яман шешләренә багышланган, бөтен профильле табиб-хирурглар өчен лекцияләр белән КДМУда чыгыш ясады. Шулай ук үзенең программасы чикләрендә Ж. Массард ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиникасыннан үзенең коллегалары белән дә бергәләп эш уздырды. Торакаль хирургия бүлегенең табиблары: бүлекнең җитәкчесе,м.ф.к Расых Мирзаҗан улы Хәсәнов һәм табиб, югары категорияле торакаль хирург,м.ф.к. Валерий Юрий улы Матвеев белән профессор авыр пациентларны бергәләшеп консультацияләүне һәм берничә операцияләрне уздырды.