РКХнә Канаданың Табиблар һәм хирурглар король көллиятенең вәкилләре килеп киттеләр

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә  Канаданың Табиблар һәм хирурглар король көллиятенең вәкилләре килеп киттеләр:  генераль директор, профессор Эндрю Падмос, региональ директор, Канаданың әйдәүче кардиохирургы, профессор Карим Каюми, Көнбатыш Коннектикутның сәламәтлек саклау челтәренең вице-президенты Рамин Ахмади. Зур кунаклар республика клиник хастаханәсенә КДМУ ординатура һәм аспирантурасының белем бирү программалары буенча проректоры А.А.Малованың озатуында килделәр. Хастаханәнең эшчәнлеге белән кунакларны таныштырдылар: РКХ баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, РКХ баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары,  диагностика хезмәте җитәкчесе М.Р.Мазитов һәм РКХ терапевтик клиникасы башлыгы, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасының доценты Д.И.Абдулганиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International